29 июнь көнне “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру шартларында мәктәп белән идарә итү” темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы узды.
Секция эше Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясе базасында узды.
Секция эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, республиканың гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре (инновацион белем бирү проектларын гамәлгә ашыручы мәктәпләр директорлары), социаль партнерлар катнашты. Чарада Ижау шәһәренең «Гармония» мәктәбе директоры, математика укытучысы, Удмуртия Республикасының Атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, «Мәктәп директоры - 2010» беренче Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, иң яхшы мәктәпләр ассоциациясе президенты Әхмәт Чугалаев та катнашты.