Балаларны беренче һәм унынчы сыйныфларга кабул итү турында

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына килгән ата-аналарның 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга балаларны теркәү буенча мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә хәбәр итәбез.

Федераль закон нигезендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алырга тиешле балаларны исәпкә алуны, мәктәпләрне муниципаль районның конкрет территорияләренә беркетүне мәгариф идарәләре (бүлекләре) гамәлгә ашыра.

Мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче барлык балаларга да тиешле дәрәҗәдәге төп гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International