БДИның төп чоры-2019 ның резерв көннәре штат режимында узды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

17 июньнән 1 июльгә кадәр узган БДИның төп чорының резерв көннәре штат режимында, җитди тайпылышлар һәм хокук бозуларсыз тәмамланды.

Үз нәтиҗәсен яхшыртырга теләгән, агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары, авырган яки нигезле сәбәп аркасында төп срогында имтихан бирмәүче, шулай ук ике мәҗбүри фәннең берсе – рус теле яки математика буенча аттестат алу өчен минималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары резерв срокларында имтихан тапшыра алды. Резерв көннәрендә БДИда катнашу өчен барлыгы 80 меңнән артык кеше теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International