Ул 2 июльдән 6 июльгә кадәр Татарстан башкаласында узачак. Чараны оештыручылар -Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе, РФАның Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды ярдәме белән.
Конгресс Россиянең әйдәп баручы антропологларын, этнологларын һәм чиктәш гуманитар дисциплиналар вәкилләрен берләштерә торган даими фәнни форумнар традициясен дәвам итә. Ул бүгенге көндә Россиянең күпмилләтле халкы алдында торган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм милләтара килешүне ныгыту эшендә уңай тәҗрибә һәм практикалар алмашу өчен мәйданчык буларак фәнни, иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия.