Мәскәүдә "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен семинар эшли башлады. Башкалага 85 педагог җыелды, алар төбәк этапларында җиңү яулады.
"Конкурсның Бөтенроссия дәрәҗәсе уникаль осталык, белем бирү процессының төрле методикалары һәм технологияләре белән идарә итүне күз алдында тота, - дип ассызыклады РФ мәгариф министры Ольга Васильева. - Бәйгедә катнашучыларның барысы да куелган бурычларны хәл итүгә оригиналь иҗади якын килүче педагоглар".
Чәршәмбе көнне, 3 июльдә, федераль этапның беренче сынавы старт ала. Педагоглар үзләре парталар артына утырып эссе язачаклар. Иҗади эшнең темасы махсус программа ярдәмендә чара башланыр алдыннан сайлап алыначак.