Казанның Совет районы 110-нчы номерлы лицее укучысы Ярослав Давыдов халыкара рәсем конкурсында җиңү яулады. Жюри хөкеменә дөньяның 12 иленнән барлыгы 1068 эш тәкъдим ителде.
Конкурсның темалары: тарих, истәлекле урыннар, артефактлар, туган шәһәрләренең көндәлек тормышы иде. Конкурс өч яшь категориясендә – 9 яшькә кадәр, 10-12 яшь, 13-15 яшьләрдә уздырылды. Ярослав Давыдовның эше кече яшьтәге категориядә иң яхшысы дип табылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү Словениянең Банск-Штьявница шәһәрендә күргәзмә ачылышында булачак, аннары балалар рәсемнәре Бөтендөнья мирасы шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгачак.