Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнаша ала

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

12 февральдән 30 июльгә кадәр «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм новацияләр» IV Бөтенроссия педагогик осталык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Чара "Ватан тарихы” фонды, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе тарафыннан үткәрелә һәм тарих буенча иң талантлы, тәҗрибәле педагогларны бүләкләүгә юнәлтелгән.

Конкурс кагыйдәләре һәм нигезләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән дә педагогик стажы кимендә өч ел булган гомуми белем бирү учреждениеләре тарих укытучылары катнашу рөхсәт ителә.

Конкурс өч этапта үткәрелә. Конкурсантларга анкета һәм эссе тәкъдим итәргә, Бөек Ватан сугышы темасына ачык дәрес әзерләргә, ә финалда мастер-класс үткәрергә һәм модератор белән ачыктан-ачык сөйләшүләрдә катнашырга кирәк.

Икенче этапның конкурс материаллары 2019 елның 1 сентябреннән 27 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Мәгариф министрлыгы сайтында түбәндәге биттә танышырга мөмкин: https://docs.edu.gov.ru/document/acc6fecd32dece299c6ffa4a9144f0a7/

Җиңүчеләр 2019 елның 30 октябреннән 1 ноябренә кадәр Мәскәүдә узачак өченче этап нәтиҗәләре буенча педагогик һәм тарихи берләшмәләрнең абруйлы вәкилләреннән экспертлар советы тарафыннан билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International