15 июньнән 2 июльгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында II Казан (Бөтенроссия) җәйге күппредметлы «Алан» химия һәм география мәктәбе узды.
Мәктәп булачак олимпиадаларга балаларны әзерләү, аларда интеллектуаль турнирларда катнашу гына түгел, ә олимпиада хәрәкәте эчендә дустанә мөнәсәбәтләр булдыру өчен география һәм химия буенча олимпиадаларның төрле этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны җыйган иде.
География фәнен тирәнтен өйрәнү өчен республиканың 15 муниципаль берәмлегеннән һәм Вологда өлкәсеннән 7-10 сыйныф укучылары килде.