КДМУга керүче сәләтле яшьләргә ярдәм программасы турында

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт медицина университетында кабул итү кампаниясе эшен дәвам итә. Казан ДМУ икенче ел медицина университетына кергән сәләтле яшьләр арасыннан абитуриентларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра.

Программа кысаларында «Химия» һәм «Биология» фәннәре буенча 100 балл җыйган һәр абитуриентка, шулай ук Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе һәм призерына (шул исәптән Казан дәүләт медицина университетына кергән региональ дәрәҗәдәгеләрдә дә):

1. 75 000 сум күләмендә премия түләү;

2. Чит шәһәрләрдән килгән студентларга тулай торактан урын бирү (кирәк булганда);

3. Студентлар фәнни эшен оештыруда шәхси ярдәм итү;

4. IFMSA линиясе буенча студентлар стажировкалары алу хокукына өстенлекләр;

5. Шәхси план буенча уку өчен мөмкинлекләр бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International