Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга укырга кабул иткәндә 2020 елдан кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алырга ниятли. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Министрлык вузга кабул иткәндә яңа керү имтиханнарының исемлеген расларга тәкъдим итә, дип билгеләп үтелә.
Закон кабул ителгән очракта, 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип көтелә.