Россия Министрлар Кабинеты мәктәп укучылары өчен чит илдә олимпиада алдыннан адаптация шартларын билгеләде

2019 елның 5 июле, җомга

РФ Хөкүмәте мәктәп фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда катнашу өчен чит илгә китә торган Россия җыелма командаларын адаптацияләү һәм акклиматлаштыру өчен кирәкле шартлар билгеләнә торган күрсәтмәне раслады.

Документ нигезендә, чираттагы финанс елына федераль бюджет проектын формалаштырганда Россия Финанс министрлыгы "Мәгариф" илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында халыкара олимпиадаларда Россия җыелма командаларының катнашуын финанслауны күздә тотарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International