Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы яңа уку корпусы һәм тулай торагы нигезенә беренче таш салуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Рөстәм Нигъмәтуллин искәрткәнчә, Казандагы филиал 2001 елда ачылган иде. Бүген монда Татарстан Республикасы һәм Россиянең тагын 7 субъекты өчен квалификацияле судьялар һәм суд системасы хезмәткәрләре әзерләнә.