2020 елда республикада топ-50 исемлегеннән 28 белем бирү программасы кертеләчәк

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстанда киләсе уку елында топ-50 белгечлекләре һәм һөнәрләре саны 24кә кадәр артачак. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов педагогик белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында хәбәр итте.

“Һөнәри белем бирү системасын үстерү аның эчтәлеген даими яңартудан башка мөмкин түгел. Топ-50 исемлегендәге белгечлекләр һәм һөнәрләр буенча белем бирү программаларын этаплап гамәлгә кертү - мондый яңартуга ярдәм итүче инструментларның берсе. Киләсе уку елында топ-50 белгечлекләре һәм һөнәрләр саны 24кә кадәр артачак, ә бу һөнәрләр буенча 46 белем бирү оешмасында укучыларны кабул итү 2,5 мең кеше тәшкил итәчәк», – дип сөйләде докладчы.

2020 елга кадәр республикада әлеге исемлектән 28 белем бирү программасы гамәлгә кертелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International