Рөстәм Миңнеханов җәйге сәламәтләндерү лагерьларында туклануны оештыруда тикшерүләргә принципиаль якын килергә кушты

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина балаларны сәламәтләндерү лагерьларында тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада беренче сменада 1158 лагерь (көндезге тору лагерьларының мәктәп янындагысы – 1024, шәһәр читендәге лагерьлар – 109, палаткалы лагерьлар – 25) эшләгән. Лагерьларга 445 тикшерү үткәрелгән. 2018 закон бозу очрагы ачыкланды. Беренче сменада барлыгы 78362 бала ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International