23-28 июнь көннәрендә Евпаториядә «Яшьлек» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында 2019 елда яшь экологларның төбәкара слеты узды.
Слетны Кырым Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра. Әлеге чара инде дүртенче ел үткәрелә. 2019 елда төбәкара слетта Россия Федерациясенең 15 регионыннан: Башкортстан, Бурятия, Вологда, Иркутск, Калмыкия, Калуга, Карелия, Түбән Тагил, Омск, Оренбург, Пенза, Чиләбе, Югра, Кырым, Татарстан Республикасыннан 25 яшь эколог командасы катнашты.
Татарстаннан «Танкодром» балалар иҗаты үзәгеннән Александра Наживина, Әмир Мәрданов, Эмилия Тарасова, Анна Ипополитова, Артур Мингалеев составындагы «Эконаследие» командасы катнашты. Ярышлар яхшы белемнәр белән генә чикләнмичә, үз эшләрен тәкъдим итә белүне дә күздә тотты.