“Мәгариф” милли проектының онлайн-кабул итү бүлмәсе эшли башлады

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 елда «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру башланды. Гражданнарны мәгариф өлкәсендә булган инициативалар һәм үзгәрешләр белән күбрәк таныштыру өчен онлайн-кабул итү бүлмәсе булдырылган https://projectobrazovanie.ru

"Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру Россия мәгарифенең глобаль конкуренциягә сәләтен тәэмин итәчәк. Ресурс теләге булган һәркемгә «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча сораулар бирергә һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирәчәк: килгән һәр мөрәҗәгать эшкәртеләчәк, ә мөрәҗәгать итүчеләр җавапны электрон почтага алачаклар. Кире элемтәне милли проект администраторы тәкъдим итәчәк, ә август киңәшмәләре кысаларында сорауларга һәм җавапларга тулы анализны проект җитәкчесе – Россия мәгариф министры Ольга Васильева үзе үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International