IT-лицейны тәмамлаучы алты укучы имтиханда йөз балл җыйган, ә Н. Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаучы җиде укучы йөз балл җыйган.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе тәмамланды. Казан федераль университеты лицейларын тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Мәсәлән, КФУның IT-лицее укучылары арасында рус теле буенча уртача балл – 84,26, математика – 84,82, информатика – 83,17, физика – 82,57, химия-88,6 тәшкил итте.
Н. Лобачевский исемендәге лицей укучылары арасында предметлар буенча уртача баллар түбәндәгечә: рус теле - 83,37, математика - 78,01, химия - 84,29, информатика - 78,56, биология - 78,71.