“Яшь техниклар һәм уйлап табучылар" VI Бөтенроссия конференциясе

2019 елның 2 июле, сишәмбе

2019 елның 28 июнендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының кече залында уйлап табучылар һәм рационализатор көненә багышланган «Яшь техниклар һәм уйлап табучылар» VI Бөтенроссия конференциясе узды. Татарстан Республикасыннан конференциядә 4 муниципаль районнан (Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә муниципаль районнары) 5 укучы катнашты.  Конференциядә катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Конференция Дәүләт Думасында 2014 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм фәнни-техник иҗат белән кызыксынучы укучыларны бүләкләү форматына әверелде. Проектның төп миссиясе - теорияне һәм практиканы берләштерү, яшь инноваторларның «алтын фонды»н булдыру, киләчәктә технологик алга китеш өчен нигез салу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International