11 июль кичендә Неаполь шәһәрендә XXX Бөтендөнья җәйге Универсиадада чыгыш ясаганнан соң Татарстан йөзүчесе Егор Куимов Казанга кайтты.
Су спорт төрләре буенча «Синтез» спорт клубы өчен чыгыш ясаучы ТИСБИ студенты Егор Куимов Универсиаданың ике медале – баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә алтын һәм 4х100 метрга катнаш эстафетада көмеш медаль яулады.