Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дәвам итә

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстанда традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 1 июньдә-Халыкара балаларны яклау көнендә старт алды. 2019 елда акция кысаларында 7 мең ярымнан артык беренче сыйныф укучысы һәм 2-11 сыйныф укучысы хәйрия ярдәменә мохтаҗ.

Хәзерге вакытта ике мең укучыга ярдәм күрсәтелде, алар арасында – булачак беренче сыйныф укучылары да, 2-11 сыйныф укучылары да бар иде. Балалар букчалар гына түгел, мәктәп формасын да, канцтоварлар сатып алуга бүләк сертификатларын да алдылар. Моннан тыш, акция кысаларында өстәмә белем бирү, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, волонтерлар һәм балалар иҗтимагый оешмалары әгъзалары тарафыннан бәйрәм чаралары, концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, ярышлар һәм флешмоблар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International