Казан Ратушасында КНИТУ-КХТИны иң яхшы тәмамлаучыларга кызыл дипломнар тапшырылды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Студентларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, югары уку йорты ректоры Сергей Юшко һәм республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бүләкләде.

Бүләкләнүчеләр арасында - Россия Президенты һәм Хөкүмәте, Татарстан, Казан мэры стипендияләре ияләре, Worldskills чемпионнары һәм күп кенә конкурслар һәм грантлар җиңүчеләре бар. Мәсәлән, EuroSkills-2018 чемпионы Альберт Минеев, ТР Хөкүмәте һәм ТР Фәннәр Академиясенең исемле стипендиаты Карина Шәйхиева, «Умник» һәм «Инновацияләр старты» программалары җиңүчесе Зөлфия Фәйзуллина һәм Нефтьче-студентлар арасында SPE Халыкара конкурсы җиңүчесе Ойинлое Майкл Адебайо беренче булып дипломнарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International