Пешекче-кондитерларга өйрәнгән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган сигез укучы Буада "Пешекче эше” компетенциясе буенча имтихан тапшырды. Дүрт сәгать ярым эчендә ашарга әзерләргә, тәкъдим итәргә кирәк иде.
Шушы ук уку йортын тәмамлаган 15 кеше «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Актанышта «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча WorkdSkills стандартлары буенча йомгаклау аттестациясе узды. Студентлар трактор узелларын урнаштырырга һәм җайга салырга, тракторның электр җиһазларының төзек булмавын ачыкларга һәм төзәтергә, шулай ук аны эшкә әзерләргә тиеш иделәр. Барлык катнашучылар да авыл хуҗалыгы техникасы имтиханына сертификатлар алдылар.