Әлмәт АгроНТИ Бөтенроссия конкурсында катнашучыларны кабул итә

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

30 һәм 31 августта Әлмәт шәһәрендә АгроНТИ Бөтенроссия конкурсы узачак.  Чара “Кванториум” “Балалар технопаркы - Пионерлар йорты " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында узачак.

Оештыручылар фикеренчә, конкурсның максаты - авылдагы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын милли технологик инициативаның технологик өстенлекле юнәлешләре өстендә эшкә җәлеп итү. Конкурсантлар цифрлы технологияләр, агросәнәгать комплексын роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгында пилотсыз очкычлар куллану буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International