РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы грант алу өчен ачык конкурс сайлап алуын төгәлли

2019 елның 23 июле, сишәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгарифне үстерү»дәүләт программасы кысаларында грант алу өчен юридик затлар өчен ачык конкурс сайлап алуын төгәлли.

Гомуми суммасы 300 млн. сумнан артык булган грантлар федераль бюджеттан субсидия формасында җиңүчеләргә биреләчәк. Конкурс рус телендә ачык белем бирүне үстерүгә, рус теленә өйрәтүгә, шулай ук аны популярлаштыру өчен социаль әһәмияткә ия зур чаралар уздыруга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларга карата мәҗбүри таләпләрнең берсе – халыкара, бөтенроссия, төбәкара программаларны һәм рус телен һәм Россия мәгарифен яклау, аларга ярдәм итү һәм алга сөрү өлкәсендә проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булу. Коммерция проектлары каралмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International