20 июльдә Болгар дәүләт музей-тыюлыгы территориясендә «LIGA FORUM»ның беренче сменасын ачу тантанасы булды.
Барлыгы Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга һәм Татарстанның башка районнары югары уку йортлары студентларыннан һәм абитуриентларыннан 2350 гариза бирелгән. 49 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 32 югары уку йорты вәкилләре «LIGA FORUM» Студентлар мәгариф форумында катнашты. Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының 500 студентын сайлап алу уңышлы узды.