"Алан” җәйге күп фәнле (биология һәм физика) мәктәбе

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында 5 июльдән 22 июльгә кадәр "Алан” җәйге күп фәнле (биология һәм физика) мәктәбе узды.

Сменада катнашучылар - мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары.

"Алан” га республиканың 24 муниципаль берәмлегеннән һәм Казан шәһәреннән, шулай ук Вологда өлкәсеннән 7-10 сыйныфларны тәмамлаган укучылар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International