Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның 2019/2020 уку елына Таҗикстан Республикасы һәм Кыргызстан Республикасы мәктәпләрендә укытучылар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен гаризаларын кабул итүне төгәлли.
Яңа уку елында Таҗикстан һәм Кыргызстан мәктәпләренә рус теле, физика, математика, химия укытучылары, шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары таләп ителә.
Чит ил мәктәпләрендә Россия педагоглары эшен тәэмин итү буенча гуманитар проект Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Таҗикстанда 2017 елдан, ә 2019/2020 уку елыннан Кыргызстан Республикасында гамәлгә ашырыла.