Татарстан мәктәп укучылары Казанга Новосибирскидан кайтты, анда яшь геологларның XII Бөтенроссия ачык олимпиадасында өченче урын алды. Танылган минералолог һәм кристаллограф Александр Ферсман хөрмәтенә аталган “Ферсман” командасы КФУның IT-лицее һәм 93-нче гимназия укучыларыннан торды. 10 көн дәвамында Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә 7-11 сыйныф укучылары Россия, якын чит ил һәм Монголиядән 39 команда белән көч сынашты.