“Казан Арена" WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасына әзерләнә

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Бүген, 27 августта, “Казан Арена" стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ябу тантанасы узачак.

Чемпионатта җиңүчеләрне алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләү - ябылу тантанасының кульминациясе булачак. Төп бүләкләрдән тыш, танылган нәтиҗәләргә ирешкән катнашучылар «Югары осталык өчен» медальләре, Альберт исемендәге ”Илнең иң яхшы вәкиле” премиясе белән дә бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International