Яңа уку елыннан Татарстанда урнашкан 89 дәүләт югары уку йорты студенты республика Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендияләрен алачак. Тиешле указ 27 августта чыкты.
2019 елның 1 сентябреннән укуның бөтен чорына билгеләнгән президент стипендияләрен Татарстанда даими яшәүче (36 кеше), шулай ук Россиянең башка субъектларыннан килгән (53 кеше) көндезге уку формасы студентлары алачак.