12 октябрьдә Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое А.В.Кочетов исемендәге Чуаш кадет корпусы базасында «Кадет Приволжья - 2019» кадет корпусларының IV Спартакиадасын ябу тантанасы булды.
Ике көн каты көрәш, көчле хис-кичерешләр, сынаулар артта калды, алар барышында кадетлар физик һәм интеллектуаль әзерлекне күрсәттеләр, ә иң мөһиме - иптәшенең ышанычлы булуын. Кадетларның горурланырга сәбәпләре бар: озынлыкка сикерү (298 см) һәм югары турникта күтәрелү буенча ярышларда яңа рекордлар куелды(41 тапкыр). Иң авыр биремнәрнең берсе – 5,5 км озынлыкта корал һәм противогазлар белән кисешкән җирдә марш-бросок лаеклы узды.