Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының чаралар планы нигезендә 20 июньнән 9 декабрьгә кадәр гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен коррупциягә каршы республика конкурслары уздырыла.
Эшләрне кабул итү 30 сентябрьдә тәмамланды. Хәзер барлык номинацияләр буенча жюри эше бара. Жюри составында - ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре, Президентның коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы декабрьдә Кремльнең Вәкиллек корпусында узачак.