Казанда 5-12 ноябрьдә 54нче тапкыр яшь математиклар турниры узачак.
«Быел Казанга Россиядә математика буенча иң зур турнирны кабул итү хокукы бирелде», - диелә министрлык хәбәрендә.
Турнирга Казан, Ижевск, Киров, Мәскәү, Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Төмән, Ульяновск, Уфа һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 100дән артык команда теркәлгән.
Яшь математикларның Урал турниры - 6-8нче сыйныф укучылары өчен шәхси-команда ярышы. Аны уздыру барышында шәхси һәм команда олимпиадалары, интеллектуаль уеннар, шулай ук мәдәни программа узачак.