Казан дәүләт энергетика университетында коррупциягә каршы көрәш темасына дебатлар узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Ни өчен кешеләр ришвәт бирә һәм ала, ришвәтчеләрнең "кара исемлеге" кирәкме? Бу хакта Казан дәүләт энергетика университетында "Коррупциягә каршы көрәш: гражданлык җәмгыяте роле" дебатларында катнашучылар фикер алышты.
Дебатлар формасында узган интеллектуаль уенда дүрт команда катнашты.  Жюрига Казан шәһәренең Киров районы суды рәисе Олег Соколов, Киров районы прокуроры Эльдар Сабиров, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эксперты Равия Шрша һәм ТР Иҗтимагый палатасының дәүләт һәм муниципаль идарәсе өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Артур Мостаев чакырылган иде. Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов та бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International