"Трендта булырга": Казанда элемтә техникумында WorldSkills төбәк чемпионаты ачылды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын ачу тантанасы булды.
 "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатында катнашу-яшьләр өчен зур өлеш һәм алга китеш. Биредә алар бер-берсе белән һөнәри өлкәдә билгеле бер уңышларга ирешкән экспертлар белән дә аралаша.
Быелгы төбәк чемпионатында республиканың 11 шәһәрендә һәм авылында — Буа, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә барлыгы 43 мәйданчык җәлеп ителәчәк. Әлеге мәйданчыкларда 1170 конкурсант ярышачак һәм 1165 эксперт эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International