Татарстан мәктәпләре ел ахырына кадәр "Мәдәният" милли проекты кысаларында 61 пианино алачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.
Докладчы сүзләренә караганда, республика мәктәпләренә илебездә җитештерелгән музыка коралларын китерү 15 ноябрьдән башлана.
Әдһәмова билгеләп үткәнчә, узган ел музыка инструментлары паркын яңартуга 551,5 мең сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 231,6 мең сум – Татарстан бюджетыннан. Быел 100 тальян-гармун алу өчен 6,5 млн сум бүлеп бирелгән.
Татарстанда 2018 елда балалар сәнгать мәктәпләренә һәм аларның укытучыларына ярдәм итү өчен Татарстан Хөкүмәтенең 33 гранты тапшырылган иде.