Тәтештә "Коткару эшләре" компетенциясе буенча WorldSkills Russia этабы үтә

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Тәтеш дәүләт гражданнар саклау көллияте базасында "Коткару эшләре" компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионаты бара. Быел Татарстан Республикасының региональ чемпионатында 11 команда катнаша. Яшүсмерләр ярышында беренче тапкыр мәктәп укучылары гына көч сынашачак.  
"Коткару эшләре" компетенциясе WorldSkills Russia чемпионатына күптән түгел генә кертелде. Тәтеш курсантлары җыелма команда составында беренче тапкыр 2015 елда Казанда узачак WorldSkills III илкүләм чемпионаты финалында әлеге  компетенцияне тәкъдим иткәннәр иде.
Төбәк чемпионатында җиңүчеләр 2020 елгы милли чемпионатта катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International