Казанда мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ачылды. Яшь профессионаллар хәрәкәтендә ни өчен катнашырга кирәк һәм бу киләчәктә өлкән сыйныф укучыларына һәм студентларга нәрсә бирәчәк, анда катнашучылар, экспертлар һәм волонтерлар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләделәр.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының беренче курс студенты Максим Балобанов булачак система администраторы. Ул беренче тапкыр һөнәри осталык чемпионатында катнаша. Яшь кеше яхшы сисадминның хәтеренә, оста кулларына ия булырга һәм үз эшенең остасы булырга тиеш, дип саный.
"WorldSkills-бик перспективалы конкурс. Ул киләчәктә яңа мөмкинлекләр ача һәм үз белгечлеге буенча үсеш бирә. Быел Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты узды, без аңа мәктәптән экскурсия белән бардык. Анда күргәннәрем бик тәэсир калдырды, мин үз көчемне сынап карарга, катнашучы булырга теләдем. Миңа бигрәк тә конкурс мәйданчыкларындагы атмосфера ошады», — диде Максим.