"Салават күпере" торак комплексында ике яңа балалар бакчасы төзелде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанның "Салават Күпере " микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелде. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. 2019 елның 12 ноябрендә  ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе әлеге объектларның проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шулай ук биналар энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектларының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары (ЗОС) белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килә.
Ике балалар бакчасы да  Казанның Киров районы Нурихан Фәттах урамындагы 7 һәм 8 микрорайоннарда урнашкан.
Балалар бакчаларында яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәрге балаларга кече, урта һәм өлкән төркемнәр өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, мәктәпкәчә учреждениедә музыка һәм физкультура заллары, түгәрәкләр үткәрү өчен бүлмәләр һәм медицина блогы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International