Минзәлә районында семинар – киңәшмә узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 13 ноябрендә Минзәлә районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик осталыкларын һәм иҗади үсешләрен камилләштерү» темасы астында узды.

Семинарда Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Түбән Кама районнары, Яр Чаллы шәһәре мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары Минзәлә шәһәре гимназиясендә узды.

Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова;  Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең  Г. Ибраһимов  исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Абдуллина Диләрия Марат кызы; Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар теле кафедрасының өлкән укытучысы  Һадиева Гөлнара Васил кызы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International