14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Азнакайда "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруда ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары өчен республика семинар-киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
Пленар утырыш башланганчы катнашучылар 21-нче номерлы катнаш төрдәге "Сандугач" балалар бакчасында һәм 19-нчы номерлы "Тамчыкай" балалар бакчасында, Азнакай мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә булдылар, "Чатыр тау Арена" спорт комплексы эше белән таныштылар.
Пленар утырышта катнашучылар "Мәгариф" милли проекты кысаларында төбәк проектларын гамәлгә ашыруның барышы, 2019 елда грантлар алуга конкурс процедуралары нәтиҗәләре, педагогик кадрларны максатчан әзерләү мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.