15 ноябрьдә Казанда волонтер-медиклар өчен төбәк мәктәбе старт ала. 70тән артык волонтер-медик, Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы, шулай ук Татарстанның тугыз муниципаль районыннан медицина урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнашачак.
Проектның төп максаты-волонтер-медикларның сәламәтлек саклау өлкәсендә даими катнашуга мотивациясен арттыру.