Алабуганың "Сигезенче мәктәп" каналын "Мәгариф турында" Бөтенроссия конкурсында "Карарга кирәк булган мәгариф турындагы видеосюжетлар" номинациясендә иң яхшысы дип тапканнар.
Лауреатларны бүләкләү "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгында узды. Алдан Алабуга каналы финалистлар арасына керде, ә соңрак җиңүче булды.
Премияне инглиз теле укытучысы һәм каналның баш мөхәррире Игорь Киняев алды. Аңа диплом, 100 мең сумлык сертификат һәм статуэтка тапшырылды.