Казан радиомеханика көллиятендә “Электроника” компетенциясе буенча WorldSkills уза

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан радиомеханика көллиятендә 20-22 ноябрьдә “Электроника” компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты уза.

Чемпионатта Казан радиомеханика көллияте, Казан энергетика көллияте, КНИТУ-КАИ инженер лицее, шулай ук Чиләбе радиотехника техникумы студентлары катнаша.

Конкурсантлар аппарат белән тәэмин итү эшен, системаларны программалаштыруны һәм җитешсезлекләрне эзләүне, электрон приборларны ремонтлауны һәм үлчәүне күрсәтәчәк.

Конкурс мәйданчыгын җиһазландыру өчен файдаланылачак җиһазларның бер өлеше дәүләт программасы буенча көллият алган федераль грант акчаларына сатып алынган.

Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр 2020 елның июлендә Новокузнецкида узачак WorldSkills Russia Илкүләм чемпионаты финалында катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International