“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-яшьләр оешмасы “Экотренд” дигән яңа экологик проектта катнашырга чакыра. Конкурста үзең генә дә, экоотряд составында да катнашырга була. Экоотрядны куратор һәм дүрт укучы оештыра, аларга башкалар да кушылырга мөмкин.
Проектның максаты – мәктәп укучыларында табигатьне саклау өлкәсендә социаль-позитив активлыкны тормышка ашыру өчен экологик тормыш стилен булдыруга ярдәм итү.
Конкурс кысаларында төрле экологик темалар: “Тыюлыклар һәм башка махсус сакланылышлы табигать территорияләре”, “Акыллы куллану”, “Табигатьтә янгыннарны ничек булдырмый калырга”, “Чүп эшкәртү һәм аны утильләштерү турында белергә кирәкле әйберләр”, “Үсемлекләр дөньясы нинди һәм аңа ничек ярдәм итәргә”, “Яшел мобильлек” темалары буенча алты модуль планлаштырылган.