"Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты Буада узачак

2019 елның 15 ноябре, җомга

Республиканың Буа ветеринария техникумында "Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты башланды.
Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалина Вәлиуллина сәламләде һәм эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен чемпионатны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.
Конкурста 11 кеше катнашты, шуларның 5се – юниорлар.Ярышлар өч көн дәвамында узачак, балаларга җиде бирем үтәргә туры киләчәк, аерым алганда, лаборатор тикшеренүләр, хайваннар һәм үсемлек чималына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, хайваннарны беренчел карау. Төбәк чемпионаты 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр 16 яшьтән алып 22 яшькәчә булган 96 компетенция  буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International