16 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Россия Ел тәрбиячесе» X Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы башлана.
Татарстан Республикасы данын әлеге конкурста җиңүче Казан шәһәре Совет районының 50-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Воронцова Анастасия Олеговна яклаячак.
Йомгаклау этабында катнашучыларга өч конкурс сынавы узарга туры киләчәк: "Бирелгән темага инша", "Мастер-класс" һәм "Балалар белән педагогик чара". Финалда конкурс лауреатлары "Минем иң яхшы проектым" дигән доклад-презентация тәкъдим итәчәк һәм «Профессиональ сөйләшү" дип аталган ток-шоуда катнашачак. Бәйгенең йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче булачак. Җиңүчене игълан итү, лауреатларны һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә 20 ноябрьдә узачак.