Казанда туып үскән Зәринә Бикмуллина «Ел студенты – 2019» премиясендә җиңде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Марина Боровская якшәмбе көнне Ростов-Дон шәһәрендә Казанда туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәү студенты Зәринә Бикмуллинага «Ел студенты – 2019» Россия илкүләм премиясен тапшырды. 

Ростов-Донда «Ел студенты – 2019» Россия илкүләм премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Быел иң яхшы студент һәм студентлар берләшмәсе исемен алу өчен индивидуаль номинацияләрдә 270 катнашучы һәм Россия югары уку йортларының 95 студентлар берләшмәсе көрәште. Бәйгедә Россиянең 55 субъектыннан 600гә якын студент катнашты.

«М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында белем алучы Зәринә Бикмуллина «Ел студенты – 2019», Россия илкүләм премиясенең абсолют җиңүчесе булды», - дип тантаналы төстә игълан итте Боровская.

Премияне 14 номинация (7 – индивидуаль, 7 — коллектив) буенча тапшырдылар. Барлык индивидуаль номинацияләрдә дә бәйгедә катнашучылар әңгәмә һәм социаль тест узды, диктант язды һәм үз проектларын яклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International