Казанда тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Бөтенроссия ассоциациясенең күчмә киңәшмәсе узды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

19 ноябрьдә Казанда "Россия гуманитар белеменең актуаль мәсьәләләре" форумы узды, ул үз программасында ике мөһим чараны берләштерде – Бөтенроссия Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясенең күчмә киңәшмәсе һәм Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының III съезды.
Форум кысаларында тарихи-мәдәни стандартны камилләштерү, мәктәптә дидактик белем бирүнең компонентлары белән бәйле, 2019/2020 елларда тарих һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханнарына һәм БДИга әзерлек мәсьәләләр күтәрелде. Һәр темага Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында аерым масштаблы секция багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International