Болгар кадетлары Артекта "Булачак командирлар мәктәбе"ндә идарә күнекмәләрен алачак

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе
П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбенең биш укучысы Кырымга сәфәр белән бүләкләнде. Балалар "Артек" Халыкара балалар үзәгенең "Булачак командирлар мәктәбе"нең XIII профильле сменасында катнаша.
20 көн дәвамында "Юнармия" балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучылар бу юнәлеш буенча яңа белемнәр һәм күнекмәләр алачак.
Моннан тыш, алар өчен Кырымның истәлекле урыннары буенча экскурсияләр оештырылачак, коткаручылар конкурсларда һәм спорт чараларында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International